Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь , 10:31

Хәрбиләргә тартып алынган водитель таныклыгын кайтарырга телиләр

Тик моның  аерым шартлары бар. 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Хөкүмәт Дәүләт Думасына  элек водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән хәрбиләргә һәм үз теләкләре белән махсус  операция зонасында хезмәт итүчеләргә машина йөртү хокукын  вакытлыча кайтару мөмкинлеген бирергә тиешле закон проектын тәкъдим итте. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Сүз мобилизацияләнгәннәр, Оборона министрлыгы белән контрак төзегән яисә ирекле формированиеләр составында СВОда катнашучылар турында бара. Мобилизация, хәрби положение яисә  хәрби вакытта алар “права”лары белән куллана алачак, моңа кадәр суд водитель таныклыгын юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозган – исерек килеш руль артына  утырган, авария ясаган (анда имгәнүчеләр дә булса аеруча), я булмаса каршы юл полосасына чыккан очракта тартып алганда да.

СВО зонасыннан кайткач, водитель таныклыгын янә ДАИга тапшырып, суд “права”ны тартып алган вакытның тәмамлануын көтәргә туры киләчәк.

Моннан тыш, дәүләт бүләге алганнарга “права”ларын имтиханнарсыз һәм медицина белешмәсез кайтарырга тәкъдим ителә. Моңа шулай ук хезмәттә булуның чик яшенә җиткәннән соң  яки сәламәтлеге буенча хезмәттән азат ителгәннәр дә дәгъва  итә алачак. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: