Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь , 10:55

Файдаланылмаган отгуллар өчен түләргә тиешләрме?

Еш кына шулай да була: отгуллар җыелган, ә сез эштән китәсез...

Файдаланылмаган отгуллар өчен түләргә тиешләрме?
Файдаланылмаган отгуллар өчен түләргә тиешләрме?

    Хөкүмәттә ял һәм бәйрәм көннәрендә  эшләгән өчен хезмәт хакын түләүне үзгәртергә телиләр дип хәбәр иткән иделәр. Нинди үзгәрешләр булачак?

   Закон буенча ял һәм бәйрәм көннәрендә эш өчен икеләтә түләнә яки, хезмәткәрнең теләге буенча, компенсация буларак аңа ял бирелә, - ди Русия хезмәт конфедерациясенең хокук департаменты җитәкчесе Олег Бабич. -  Шул ук вакытта, әгәр хезмәткәр җыелган отгулларын кулланмыйча эштән китә икән, аңа бернинди компенсация дә бирелмәде.

   Хәзер исә Хезмәт министрлыгы  бу хәлне төзәтергә карар итә – җитәкчеләрне хезмәткәргә  эштән киткәндә кулланылмаган ялларын  акчалата түләүләр белән капларга законлы рәвештә мәҗбүр итә. Бу шактый мөһим төзәтмә.

    Мәсәлән, эштән киткәндә кулланылмаган отпуск көннәре тулы күләмдә компенсацияләнә иде ә ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен отгуллар – юк.  Җитәкчеләрнең кайберләре моннан оста файдаланды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: