Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь , 10:45

Айгирга менү түләүлемени?

"Шундый түләүне билгеләүче  закон бармыни? Аны кайчан кабул иттеләр?" дип сорыйлар бездән.

Айгирга менү түләүлемени?
Айгирга менү түләүлемени?

Ял көннәрендә дуслар белән Айгир кыяларына менәргә җыендык. Ләкин кемдер моның түләүле булуы турында әйтте. Айгиргә менгән өчен хак түләүне билгеләүче  закон бармыни? Аны кайчан кабул иттеләр?

                           Илгиз Килмәтов. Уфа шәһәре.

    “Туристларга Айгир кыяларына  элеккечә бернинди  каршылыксыз менәргә мөмкин”, дип хәбәр итә Белорет районы хакимияте башлыгының эшкуарлык һәм туризм мәсьәләләре буенча урынбасары Андрей Гревцев.

   Гәзит укучылар хәтерлидер, эшкуар  Иван Меркури  Караташ калкулыгы янында баннер урнаштырган иде. Анда территорияне төзекләндерү проекты турында мәгълүматтан тыш, туристлар өчен 200 сум күләмендә  “экологик взнос”  кертү турында хәбәр ителә. Бу хәбәр җирле халыкның ачуын чыгарган.

    Белорет районы  хакимияте  вәкиле эшкуарның законсыз эш итүе турында хәбәр итә. Әйе, “Айгир”  автономияле коммерцияле булмаган оешмасының кыяларны  төзекләндерү проекты бар, әмма ул оешма арендага участок алган урман хуҗалыгы министрлыгында  килешенгән.

   "Инзер урманчылыгы вәкилләре баннер урнаштыру факты буенча шул урынга барып, аны алып ташлауны таләп иттеләр. Чөнки, беренчедән, ул арендага алынган участоктан читтә урнаштырылган. Икенчедән, бүгенге көндә туристлардан мондый акчалар җыюны регламентлаучы документлар юк. Мондый взнослар кайбер субъектларда пилот проектлары кысаларында гына бар. Шуңа күрә  эшкуарлар баннерны арендага алынган участокка урнаштырырга теләсәләр дә – әгәр  бу аренда килешүендә каралган булса! – ул взнос җыю турындагы  хәбәрне  түгел, ә проект буенча мәгълүматны гына үз эченә ала. Бу кешеләрнең  туристларга тауга менәргә комачауларга хокукы юк, - дип аңлата бу җәһәттән Андрей Гревцев.

Фото:  bangkokbook.ru

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: