+5 °С
Яңгыр
Башкортстанда җиләк сатуның актив вакыты башлана. Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе кешеләрне җиләк сайлаганда игътибарлы булырга чакыра. Эксперт Александра Интересова кисәтүенчә, җиләк күпчелек очракта җир һәм ком белән пычранган була, шуңа күрә эчәк инфекцияләре һәм паразитар авырулар белән зарарлану ихтималы зур. Шулай булгач, дуслар, ашар алдыннан җиләкләрне яхшылап юарга кирәк: җимешләрне 3-5 минутка бик сыек уксус эремәсенә (бер литр суга аш кашыгы) салып юарга, аннары агып торган су астында җентекләп чайкатырга мөмкин.