Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь , 11:57

12 июнь көнне Уфада кайларга барып була?

Вакыт аз калды, план кора башлагыз, дуслар. 

Уфага нигез салыну –  ә быел шәһәр үзенең 450 еллыгын бәйрәм итә  – 12 июньгә туры килә. Бу дата шулай ук Русия көне булып тора, ә Башкортстанда милли герой Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуны да билгеләп үтәчәкләр. Уфаның юбилеена  багышланган масштаблы чаралар бераз соңрак, җәй ахырында 31 августта узачак. Шулай да, туган көнендә республика башкаласы шәһәр халкын һәм кунакларны ял көнен кызыклы һәм истә калырлык итеп үткәрергә чакыра.

Бәйрәм көне 12 июньдә Дуслык монументына, Салават Юлаев һәйкәленә һәм “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласына чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китәчәк. Аннары стела янында 1974 елда салынган вакыт капсуласын ачу тантанасы була.

Агыйделдә Дуслык монументы районында "450 ишкәк" физкультура-спорт чарасының икенче этабы булачак. Шәһәрнең төньяк өлешендә "Тёплое” күле тирәсендәге территорияне реконструкцияләгәннән соң күптән көтелгән ачыш булачак. Салават Юлаев мәйданында  зур концерт программасы күрсәтеләчәк. Биредә Уфа хакимияте Кубогына көрәш буенча ачык турнир һәм "Үткәннән киләчәккә" спорт фестивале узачак. Ә укучылар "Сәяхәт" шәһәр туристлык слетына җыелачак, аны "Чайка" балалар сәламәтләндерү лагереның урман-парк зонасында уздырачаклар.

Уфалыларны һәм шәһәр кунакларын “Демский”, “Волна”, Иван Якутов исемендәге, “Кашкадан”, “Первомайский” паркларында, Сергей Аксаков исемендәге бакчада  башка бик күп төрле активлыклар һәм чаралар көтә. 

Чыганак: gorodufa.ru



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: