Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь , 10:30

"Салават җыены"на рәхим итегез!

Ул ничек үтәчәк?

"Салават җыены"на  рәхим итегез!
"Салават җыены"на рәхим итегез!

“Башинформ”  мәгълүмат агентлыгында Салават җыены республика фольклор бәйрәменә әзерлек барышы уңаеннан  матбугат конференциясе үтте.

Башкортстанның милли герое Салават Юлаевның тууына 270 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар  Салават районында 16 июньдә узачак.

 “Салават җыены” республикада 2004 елдан бирле үткәрелә, — дип сөйләде матбугат конференциясендә БР мәдәният министры Әминә Шәфикова. - Аның төп бурычы - Салават Юлаев исемен чын патриотизм символы буларак популярлаштыру, шулай ук башкорт халкының милли гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау һәм популярлаштыру.  Бүген дә безнең сугышчыларыбыз СВОда  Салават Юлаев исеменнән рух алалар. Һәм безнең миссиябез — Салават Юлаев исемен киләчәк буыннар өчен саклау”.
Матбугат конференциясендә мәдәният министры Әминә Шәфыйковадан тыш эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, спорт министры урынбасары Эльза Карамурзина, Салават районы хакимияте башлыгы урынбасары Айгиз Әхмәтҗанов, Туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев,  республика басмалары журналистлары  катнашты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: