Җәмгыять
3 июнь 2024, 07:04

Җырчылар һәм иҗат төркемнәре фонограмма куллану турында алдан хәбәр итсеннәр иде

Депутатлар моның өстендә эш  алып бара. 

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Башкортстан парламенты концертларда фонограмма куллану турындагы закон проектын  Дәүләт Думасына  тәкъдим иткән. Депутатлар “плюслы фонограмма” аңлатмасын беркетергә, шулай ук җырчыларны һәм оештыручыларны кулланучыларны чыгышларда фонограмма  яисә “тере тавыш”ка башкару турында алдан хәбәр итүне мәҗбүриләү  тәкъдиме  белән чыккан.

“Закон проекты кулланучының тамаша-күңел ачу хезмәтләре турында дөрес мәгълүмат алу хокукын тәэмин итәргә һәм андый хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга юнәлтелгән, – дип хәбәр итте  төбәк парламентының спикеры Константин Толкачёв. – Кызганычка каршы,  без еш кына башкаручылар һәм иҗади коллективларның меңәрләгән аудитория алдында да  “фанерага” җырлау очраклары  белән күзгә-күз очрашабыз. Концертка билет сатып алганда тамашачы тере чыгыш урынына аны “суррогат продукт” көтүен  белми. Аның хокуклары сакланмаган”.

Шулай ук закон проекты  “фанерага” чыгыш ясау турында алдан хәбәр ителмәгән очракта  кулланучыларның билет өчен акчаларын  кайтару хокукын булдыруны да күзаллый.  РФ субъектларына үз территорияләрендә фонограммаларны куллану һәм кулланучыларга бу хакта хәбәр итү тәртибен билгеләү хокукы бирергә тәкъдим ителә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас