Соңгы вакытта Русиядә һәм Башкортстанда ялган хәбәрләр тарату турында ешрак сөйли башладылар. Аларның йогынтысына меңләгән гади кешеләр эләгә.
Әлеге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларын да, җәмгыятьне дә борчыганы: ни өчен теге яки бу, беренче карашка, гади кебек тоелган тема көтмәгәндә килеп чыга да, ялган хәбәр булып халыкка тарала? Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган түгәрәк өстәлдә Русия иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе, язучы, публицист Николай Стариков, БР Дәүләт Җыелыш—Корылтае комитеты рәисе Владимир Нагорный, «Бердәмлек» үзәк дәүләт агентлыгы эксперт-аналитик Артур Сөләйманов, шулай ук Башкортстан Республикасы башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча Совет рәисе Зөлфия Гайсина сөйләде.
Владимир Нагорный фикеренчә, мондый алдаулар өчен мәгълүмат кертүне оештыручылар җаваплы булырга тиеш. Шул ук вакытта кешенең үзендә дә мондый яңалыкларга үзенчәлекле иммунитет булдырылырга тиеш. Кеше теләсә нинди мәгънәсезлеккә ышана алса, аны алдарга тырышачаклар. Шуңа күрә барлык ишеткән хәбәр турында ныклап уйларга кирәк, - диде ул.
Язучы, публицист Николай Стариков та хайп турында фикерен болай дип җиткерде:
- Соңгы елларда Русия генә түгел, башка илләр дә АКШ һәм аларның союздашлары тарафыннан булдырылган гибрид сугыш шартларында яшибез. Бу сугыш төрле юнәлешләр буенча алып барыла: сәяси, икътисади, мәгълүмати, шулай ук хокукый. Алардан ничек котылып була? Бу тиз генә хәл ителә торган әйбер түгел, ләкин без моңа каршы тора алабыз. Күбрәк дөрес хәбәрләр язарга кирәк. Фейк таратучылардан да күбрәк! Моның өчен барлык дәүләт гәзит-журналлары, радио-телевидение, интернет бердәм эшләргә тиеш. Халык күбрәк аларның язмаларын күрсә, хайп, фейк таратучыларга ышанмый башлаячак.