Җәмгыять
30 Май 2024, 16:48

Сары матбугат нинди чыганакларга таянып яза?

Аларның "белгечләре" кемнәр?Бүген шуларның берсе билгеле булды.

Сары матбугат нинди чыганакларга таянып яза?Сары матбугат нинди чыганакларга таянып яза?
Сары матбугат нинди чыганакларга таянып яза?

“Пруфы” исемле сары матбугат көн саен Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров турында яңадан-яңа “сенсацияләр” яза. Алар, “үз чыганакларына” таянып, көзге сайлаулардан соң республика башлыгын кем алмаштырачагы турында фараз кыла.  Әйтик, бүген юристларга аноним гына сорау биреп булучы бер сайтта исемен күрсәтмәгән хатын-кыз көз көне Радий Хәбировны Салават шәһәре мэры Ирек Ялалов алмаштырачагын “хәбәр иткән”. Уфа шәһәре мэры түгел, Салаватныкы!

“Пруфы” сайтында тагын нинди чыганакларга таянып дөресен язалар?

  1. Төзелүче кампус янындагы биек коймага кемнең кайчан кайда булганы турында язалар.
  2. Подьезд янында утыручы Агриппина Леопольдовна чит планетадан килүчеләр турында сөйләргә риза.
  3. Блондинка Анжела бер сәгать эчендә республиканың бөтен ирләре турында мәкалә язып бирә ала.

9111.ру сайтында да Радий Хәбиров урынына кем калачагы турында баш ваталар. Алар арасында Ирек Ялалов, Андрей Назаров, Рәмил Искужин фамилияләре бар.Ә Радий Хәбировны алар федераль округларның берсенә тулы вәкаләтле вәкил итеп озатмакчылар.

Сары матбугат нинди чыганакларга таянып яза?
Сары матбугат нинди чыганакларга таянып яза?
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас