Русиядә паспортка “милләт” графасын кайтарудан баш тартканнар. Хөкүмәтнең Дәүләт Думасы депутатлары сорауларына җавапларында шулай диелгән. Хөкүмәттә гражданлык “аны алу нигезләренә карамастан бердәм һәм тигез” дип искәрттеләр.
“Русия Федерациясенең гражданлык өлкәсендәге законнары шәхесләрнең хокукларын социаль, раса, милли, тел яки дин билгеләре буенча чикләүче нигезләмәләр булырга тиеш түгел”, – диелә текстта. Югарыда санап үтелгәннәр нигезендә “милләт Русия Федерациясе гражданины буларак кеше статусы өчен юридик әһәмияткә ия була алмый”.
Берничә ел элек Дәүләт Думасында милләтне искә алуны паспортка кайтарырга тәкъдим иткәннәр иде. Анда бу мәсьәләне аз санлы җирле халыклар турында кайгырту белән аңлатканнар иде.
2010 елда Конституция суды паспортта “милләт“ графасының булмавы ил Конституциясенә каршы килми дип карар чыгара. 1974 елдан 1991 елга кадәр Совет паспортларында тиешле графа мәҗбүри булган. Берникадәр вакыт паспорт хуҗасының милләте Русия паспортларында күрсәтелеп килде.
Чыганак: lenta.ru