Җәмгыять
29 Май 2024, 05:35

Инвалидны автобустан төшереп калдырма!

Беләсезме, моның өчен күпме штраф кертеләчәк?

Инвалидны автобустан төшереп калдырма!Инвалидны автобустан төшереп калдырма!
Инвалидны автобустан төшереп калдырма!

    Русиядә инвалидларны транспорттан төшереп калдырган  өчен штраф кертеләчәк.

    Дәүләт Думасы депутатлары пленар утырышта өченче укылышта беренче төркем инвалидларын җәмәгать транспортыннан төшереп калдырган өчен җаваплылык билгеләячәк төзәтмәләрне административ хокук бозулар кодексына кертү өчен кабул иттеләр.

     "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм гражданнарны җәмәгать транспортыннан төшереп калдырырга ярамый. Бу хәл аларның гомеренә турыдан-туры куркыныч тудыра. Моны аңламаучыларга зур штрафлар салыначак, - дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. - Закон бозучы водитель өчен бу штраф – 5  мең сум, вазифа биләгән зат өчен 20-30 мең сум тәшкил итәчәк”.

    Закон 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас