Май бәйрәмнәрен барыбыз да көтеп ала. Яз һәм Хезмәт бәйрәме көннәрендә бакча эшләре белән мәш киләбез, 9 майда Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп, сугыш кырында ятып калган ата-бабаларыбыз рухына догалар кылабыз.
Яуда ятып калганнарны искә алу белән бергә мәрхүм булган ата-аналары, туганнары хакында да онытмый безнең Кырла авылы халкы. Менә быел да, 10 май көнне, алдан сөйләшкәнчә, иртәнге тугызда ук яше-карты (яшьләр, әлбәттә, күбрәк) зират янына җыелыштык һәм җыештыру эшләрен башлап та җибәрдек.
Эш зур оешканлык белән барды: кемдер корыган агачларны кисә, кемдер зиратны басып барган чия-сирень куаклары белән “көрәшә”, кемнәрдер шуларны “Беларусь” тракторы арбасына төяп тора. Мин үзем, күптән инде читтә яшәп бу изге эштә авылдашларыма ярдәм итәргә дип кайткан кеше, халкыбызның никадәр бердәм, булдыклы икәнен сокланып күзәттем. Алар барсы да (исемнәрен аерым язып тормыйм) бик тырышып эшләде бу көнне. “Бар икән әле авылыбызның киләчәге!” дигән уйлар күңелемне җылытты.
Шушы зур һәм саваплы эшләрне оештырып йөргән Калмашбаш авылы хакимияте башлыгы Раил Нургалиевка һәм туганым Эльза Сираҗетдиновага барыбыз исеменнән рәхмәт белдерәм.
Авылдашларымның барсына да сәламәтлек, җан тынычлыгы, уңышлар телим.
Рима Нургалиева (Сираева).
Чакмагыш районы.
Фото: baltaci.ru