Җәмгыять
24 Май 2024, 08:21

"Өмет" - яраткан гәзитем!"

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин Дүртөйле районыннан махсус хәрби операциягә китүче егетнең гаиләсенә "2024 елның икенче яртыеллыгына "Өмет" бүләк итте

"Өмет"ле итте"Өмет"ле итте
"Өмет"ле итте

Әлеге вакытта Совет мәйданында Китап бәйрәме гөрли. Шулай ук монда гәзит-журналларга язылып, бүләк отарга да мөмкин. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, Республика "Сәяр"яшьләр иҗаты үзәге рәисе, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, "Өмет"нең якын дусты Идрис Батыршаех улы Кәлимуллин Дүртөйле районыннан махсус хәрби операциягә китүче егетнең гаиләсен "Өмет"ле итте. Аларга 2024 елның икенче яртыеллыгына подписка бүләк итеп шатландырды. Билгеле булуынча, республика басмаларына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатыла. "Өмет"ле дә, бүләкле дә булырга уйласагыз, тизрәк сез дә язылыгыз!

"Өмет"ле итте
"Өмет"ле итте
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас