Дәүләт Думасында хатын-кызларның эш вакытын җомга көнне ике сәгатькә кыскартырга тәкъдим иткәннәр.
Русия хезмәт министры Антон Котяковка вице-спикер Борис Чернышов шундый тәкъдим җибәргән дип хәбәр итә «РИА Новости».
Чернышов фикеренчә, яңа эш режимы хатын-кызларны дәүләт эшеннән иртәрәк азат итеп, башка мөһим эшләрен кайгыртырга мөмкинлек бирәчәк. Вице-спикер сүзләренчә, хатын-кызлар болай да өй эшләренә көненә алты сәгатькә кадәр вакытларын сарыф итәләр. Әгәр Русиядә хатын-кызларга өйдә эшләгән эшләре өчен дә хезмәт хакы түләнсә, елына 22,3 трлн сум бүлеп бирергә кирәк булыр иде, дип билгеләп үткән вице-спикер.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгәнчә, җомга көнне эш көнен кыскарту бюджет өлкәсе, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен мәҗбүри булырга тиеш. Шәхси компанияләр исә, хезмәткәрләрен иртәрәк җибәрергәме-юкмы, моны үзләре хәл итәчәк.
Автор фотосы.
Чыганак: РИА Новости