12 яшьлек кызым белән балалар поликлиникасына ВПЧ прививкасы ясатырга килдек. Безгә ул прививканың 2 ел инде булмавын һәм киләсе елда да көтелмәвен әйттеләр. Вакцина даруханәдә 9 мең сум тора. Аны ике тапкыр ясарга кирәк! Кешенең ул вакцинаны сатып алырга финанс мөмкинлеге булмаса, нишләргә тиеш соң ул?
Алмаз Вәлишин. Бәләбәй шәһәре.
ВПЧка (кешедә папиллом вирусы) каршы вакцинацияне профилактик прививкаларның милли календаренә һәм эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар календаренә кертмәделәр, - дип аңлаталар бу җәһәттән Сәламәтлек саклау министрлыгында. – Башкортстанда дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2011 елдан алып 2022 елга кадәр республика бюджеты исәбенә аналык муентыгы яман шешен кисәтү максатыннан ВПЧка каршы 20 599 доза вакцина сатып алынды. 9-13 яшьлек 9 207 үсмер кыз икешәр тапкыр вакцина ясаттылар.
Тормыш һәм сәламәтлеккә зур куркыныч тудырган инфекцияләргә каршы вакциналарны (талпан вирусы энцефалиты, котыру чире, себер язвасы, менингококк инфекциясе һ.б.) беренче чиратта сатып алу кирәклеген исәпкә алып, 2023 елда ВПЧка каршы вакцина сатып алынмады.
2024 елда шулай ук балаларны ВПЧка каршы иммунизацияләү планлаштырылмаган. Вакциналарны республика бюджетыннан өстәмә финанс чаралары бүлеп бирелгәндә генә сатып алырга мөмкин. ВПЧка каршы вакцининаны шәхси тәртиптә үз акчаңа сатып алырга мөмкин.
Форто: chzs.ru