24 май иртәсендә Сибай шәһәренең үзәк мәйданында Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Русия һәм Америка спортчысы Джефф Монсон белән зарядка үтәчәк.
Спортчы форум кунакларына, Сибай спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренә, шулай ук республиканың урта һәм югары уку йортлары студентларына мускулларны ныгыту өчен күнегүләр комплексы, гомуми физик әзерлек, үз-үзеңне саклау күнекмәләрен яхшырту өчен алымнар тәкъдим итәчәк. Зарядкага ясарга килүчеләр спорт рухы мохитенә чумачаклар һәм энергия заряды алачаклар. Моннан тыш, чара яшьләр һәм шәһәр халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга ярдәм итәчәк.