Җәмгыять
23 Май 2024, 09:35

Яңа шартлар турында беләсезме?

  2024 елның 1 июненнән балаларга бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрендә үзгәрешләр үз көченә керә.

Яңа шартлар турында беләсезме?Яңа шартлар турында беләсезме?
Яңа шартлар турында беләсезме?

       Башкортстан халкына балаларга бердәм пособие билгеләүнең яңа шартлары турында сөйләделәр.

    2024 елның 1 июненнән балаларга бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрендә үзгәрешләр үз көченә керә. Беренче чиратта, алар балигъ булмаган балаларның укудан буш вакытта алган керемнәрен исәпкә алуга кагыла. Хәзер бу акчалар пособие билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмаячак, дип хәбәр итәләр Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлегеннән.

    Үзгәрешләр   шулай ук алиментларга  да кагыла. 1 июньнән, әгәр алар суд тарафыннан билгеләнгән булса, факт буларак алынган  алиментлар исәпкә алыначак. Әгәр алимент түләү турында суд карары булмаса, пособие билгеләү турындагы гаризада күрсәтелгән алимент суммалары исәпкә алыначак. Шул ук вакытта бу суммалар минималь дәүләт гарантияләреннән ким була алмый:

  • бер балага – хезмәт өчен түләүнең минималь размерының (МРОТ) чиреге  (4810,50 сум),
  • ике балага – хезмәт өчен түләүнең минималь размерының өчтән бере (6414 сум) ,
  • өч һәм аннан да күбрәк балага ярты МРОТ (9621 сум).

   Русия Социаль Фондының төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Башкортстан гаиләләре 320 меңнән артык балага бердәм пособие ала. Бу максатларга 13 млрд сум юнәлтелгән.

   Бердәм пособие – җан  башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә дәүләт ярдәме чарасы. Башкортстанда ул – 13  753 сум. Пособие гаиләнең керемнәрен һәм милкен комплекслы бәяләгәннән соң билгеләнә.

    Түләү күләме гаилә керемнәренә бәйле һәм балаларга төбәк яшәү минимумыннан 50% (6670 сум), 75% (10 005 сум) яки 100% (13 340 сум) тәшкил итәргә мөмкин.

      Исегезгә төшерәбез, пособие бер елга билгеләнә. Ата-аналарга (уллыкка-кызлыкка  алучыларга, опекуннарга), кагыйдә буларак, дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү дә җитә. Пособие билгеләү өчен кирәкле  калган мәгълүматлар фондның бүлекчәсенә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында килә.

    Пособиене юллап күпфункцияле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото:  telepon.cyou

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас