Очрашулар, күрешүләр төрле була: күңел түрләрендә озак вакытларга җитәрлек шатлык-сөенечләр калдырганнары да, сагыш катыш моңсулык өстәгәннәре дә, күз яшьләренә чорнаганнары да. Әлшәй районының Дим авылындагы бер очрашу бу хис-тойгыларның барысын да үз эченә алды. Күңелне әсәрләндергән очрашу булды ул.
Нурия Габделмәнова – махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айбулат Габделмәновның әнисе. Очрашырга, күрешергә, иркенләп утырып бер сөйләшергә сүз куешсак та, бу очрашу төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде. Ниһаять, ямьле, кояшлы апрель аеның соңгы көннәрендә Әлшәй районына командировкага баргач, Дим авылында яшәгән Габделмәновларга кереп, хәл-әхвәлләрен белеп чыгу насыйп булды.
Зур, матур өйнең күтәрмәсенә чыгып баскан Нурия белән беренчегә күрешүебез булса да, сүзсез генә кочаклашабыз... Һәм тын калабыз. Сүзләр артык. Габделмәновлар ни өчен килүебезне беләләр – газизләрдән газиз, кадерлеләрдән кадерле Айбулат уллары турында хатирәләрне барларга, аны җылы сүзләр белән искә алырга, тагын бер мәртәбә күз яшьләренә ирек бирергә...
Өйнең якты, зәвык белән бизәлгән зур залына үтәбез. Биредә барысы да хуҗаларның һәм аларның кадерле балаларының тырыш куллары белән эшләнгән.
- Онытырлык түгел газиз баламны, - дип сүз башлады Нурия бераз тын торганнан соң. – Искә алмаган көнебез юк. Элек мин төшләргә ышанмый идем. Айбулат һәлак булганнан соң беренче көннәрдә аның төшкә кереп мине тиргәүләре! “Тукта елаудан! Күпме еларга була?! Мин исән, әнием! Мин кайтырмын!” ди.
- Нурия, Айбулат нинди бала булды? – дип кызыксынам.
- Шаярып сөйләшмәс, басынкы, тыныч булды ул. Вафатыннан соң кырык көн тулганчы төшләремә кереп, гел генә: “Әни, мин исән, кайтырмын...” дип әйтә торган иде.
Айбулат – Нурия Һәм Минулла Габделмәновлар гаиләсендә 3 кыздан соң көтеп алынган малай булган. Бер-бер артлы кызлар гына туып торгач, тагын бер бәби туасы беленгәч, тормыш иптәше Минулла хатынына шаярып: “Син малайлар таба белмисең, Нуриякай. Бәлки, монысы кирәкмидер?” - дигән.
Шулай итеп, 2000 елның 6 гыйнварында гаиләдә өч кыздан соң көтеп алынган малай – Айбулат туган. Тагын да дүрт елдан – Салават, биш елдан соң Айнур дөньяга аваз салган. Габделмәновлар алты балага гомер биргәннәр.
Айбулат кече яшьтән үк аз, әмма тиешен генә сөйли торган кыю үсмер булып үскән. Бер яшендә әтисе Минулла белән атта йөргән. Биш яшендә атта үзаллы йөрергә остарган, әтисенә вак-төяк эшләрдә менә дигән ярдәмчегә әйләнгән. “Айбулат атта чабып киткәндә йөрәгем ярылырга җитешеп, аның өчен борчылып, елап карап кала идем артыннан. Буйга миннән дә, әтисеннән дә озынрак булып үсеп җитте – 180 смдан ким булмагандыр”, - дип хәтерли әни кеше.
Габделмәновлар сөйләвенчә, Айбулат балачактан танкист булам дип хыялланган. Әти-әнисе малайга танклар турында бихисап күп китаплар алып биргәннәр, кружкалар, футболкаларның да танк төшкәне сайланган. Мәктәп елларында хәтта көндәлек тышлыгында да танк рәсеме булганын ала торган булганнар.
9 сыйныфта укыганда Айбулат күбрәк компьютерлар белән кызыксына башлаган. Һәм тугызынчы сыйныфтан соң Уфаның статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжына укырга кергән. Диплом алган елны аны армия хезмәтенә алырга тиеш булганнар, ләкин медкомиссия йөрәгендә ниндидер тайпылыш тапкан. “Гәүдә авырлыгың да зуррак, шул сәбәпле дә алмаска мөмкиннәр” дип өстәгәннәр. Егерме яше тулган, гомерен хәрби хезмәт белән бәйләргә хыялланган Айбулат : “Мин армияга барырга тиеш!” дигән һәм ныклап спорт белән шөгыльләнә башлаган. Тырышлык үзенекен иткән: армиягә киткәндә аның гәүдә авырлыгы нормада булган.
Айбулат Габделмәновны 2020 елның ноябрендә армия сафларына алганнар. Аны шунда ук Абхазиягә тәгаенләгәннәр. Армиядә контракт килешүенә кул куеп, бер ел Абхазиядә хезмәт иткән. Абхазия базасыннан СВОга киткән.
Армия сафларына алынгач, Айбулат әнисенә контракт килешүенә кул куячагы турында әйткән. “Аннары хәрби академиягә керәчәкмен, хәрби юлдан китәчәкмен. Компьютерлар белән эш итә торган җирдә хезмәт итәчәкмен, әни”,- дигән.
Махсус хәрби операция башлангач, Айбулатлар башта хәрби хәрәкәтләр барган территориягә эшелоннарны, техникаларны әзерләп җибәрү белән мәшгуль булганнар. Аннары үзләре дә шул җирләргә аяк басалар...
Айбулат мөмкин кадәр әти-әнисен борчылулардан сакларга тырышкан. Яшь егетнең хезмәт иткән вакытта авыр, борчулы чаклары да күп булгандыр, ләкин ул якыннары, апалары белән аралашканда: “Әнигә сөйләмәгез”, дип кисәткән. Әнисе шалтыратса, һәрвакыт “Минем барысы да әйбәт!” дип әйтә торган булган. Өйдәгеләр Айбулат алгы сызыкта булган вакытта һәрдаим аңа таяныч һәм терәк булырга тырышканнар. Кирәкле әйберләрен җибәреп торырга омтылганнар.
Айбулат Габделмәнов 2022 елның 25 сентябрендә Херсон өлкәсендә махсус хәрби операция барган территориядә, биргән антына тугры калып, батырларча һәлак булган. Аңа нибары 22 яшь була ул вакытта. Бергә хезмәт иткән иптәшләре Айбулатны чын дус, тугры юлдаш, хәрби бурычын җиренә җиткереп, намус белән үтәүче хәрби итеп хәтерлиләр. Тәвәккәллеге, үз принципларына тугры калуы хезмәттәшләре арасында Айбулатны абруйлы иткән. Ә ул принциплар гади һәм аңлаешлы – курыкмаска, бирешмәскә, үз сүзләрең, үз гамәлләрең өчен җавап бирергә.
Шулай әкрен генә сөйләшеп утырганда Нурия белән Минулла миңа үз куллары белән булдырган “Хәтер тартмасы”н күрсәттеләр. Ул тартмага Айбулатның әйберләре – СВОга киткәндә үзе белән алган сумкасы, телефоны, күзлеге, фотосурәтләр, каешы, портмонесы, китаплары һәм башка әйберләре кадерләп салынган.
...Фотосурәтләрдән бик сөйкемле, җитди, уйчан егет карап тора. Кызлар күзе төшәрлек сөйкемлелек ярылып ята аның йөзендә. Бәлки, сөйгән кызы да булгандыр дигән уй йөгереп үтте баштан.
Айбулат Минулла улы Габделмәнов турындагы якты хатирәләрне якыннары күңелләрендә мәңге саклар. Монысына шик юк. Әти-әнисе теләгәнчә, бәлки, әле Раевка касабасында берәр парк яки аллеяне аның исеме белән атарлар. Батыр яугир моңа һичшиксез лаек.