Бүген, 20 майда, Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Сабантуйлар уздыру турында фикер алыштылар.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, халык бәйрәме кулинар бәйрәмгә әверелергә тиеш түгел, анда чиновникларны һәр тирмәдә ашаталар.
"Кунак кебек баручы хезмәттәшләремә үтенечем бар. Без анда барып, төп кунак ролендә иркенләп утырырга һәм безне барлык тирмәләрдә ашатырга тиешләр дигән фәлсәфәне үзгәртергә кирәк. Баруыгыз эш өчен файдалы булсын. Иң мөһиме-кешеләр белән аралашыгыз, аларның хәлен, кәефен белегез. Нәрсә эшләгәнегезне аңлатыгыз. Бу гастрономик ризыклар карауга әйләнмәсен иде", - дип белдерде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Башкортстанда Сабантуйлар 25 майдан 16 июньгә кадәр узачак. Беренче бәйрәм Әбҗәлил районында, ә азакысы Күгәрчен районында узачак.