Мәктәп еллары – истәлекләргә бай, сагынып сөйли торган чор. Ул еллар матур хатирәләр булып күңелдә саклана. Сыйныфташлар - балачак, үсмер вакыттагы дуслар, ахирәтләр. Мәктәпне тәмамлагач, юллар аерыла, күрешүләр дә сирәгәя. Фотосурәтләргә бер багып, шул елларны искә төшерү, сыйныфташлар, авылдашлар белән элемтәгә чыгып, дуслык җепләрен ныгыту, аралашу өчен оештырдык бу конкурсны.
Бүген, ниһаять, бәйгенең җиңүчесе билгеле булды. Илеш районының Андреевка урта мәктәбендә белем алган Лилия Ахунова иң күп тавыш җыйды. Ул безгә сыйныфташлары белән 50 елдан соң очрашканда төшкән фотосурәтен җибәргән иде. (2022 елда төшкән фото).
Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм, вәгъдә итүебезчә, приз тапшырачакбыз.