«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина хәбәр итүенчә, республикада махсус хәрби операция ветераннарыннан һәм аларның гаиләләреннән 40 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
"Мөрәҗәгатьләр бик күп килә — социаль координаторларга да, дәүләт фонды филиалына да. Аларның күбесе, әлбәттә, хәл ителде. Болар башлыча - социаль мәсьәләләр, медицина һәм психологик реабилитация, юридик ярдәм. Без СВО ветераннарын һәм инвалидларны югары технологияле протезлар һәм техник реабилитация чаралары белән тәэмин итәбез”,- дип сөйләде Гөлнур Колсарина республика ЦУРыннан БСТдагы «Сәлам» тапшыруына.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәктә шулай ук Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган «Геройлар вакыты» яңа кадрлар программасы эшли. Анда катнашу өчен Уфа, Баймак, Бүздәк, Куергазы, Стәрлетамак, Тәтешле һәм Уфа районнарыннан 17 ветеран гариза биргән.