Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май , 11:25

Мәрхүм әтинең сотовый номерын үземә калдырасым килә...

Аны мирас итеп алып буламы?

Мәрхүм әтинең сотовый номерын үземә калдырасым килә...
Мәрхүм әтинең сотовый номерын үземә калдырасым килә...

Әтиебез үлде. Аның кесә телефоны номерын үземә  алырга телим. Моны ничек эшләргә?

                Рита.

   “Мәрхүм булган туганның кесә телефоны номерын мирас итеп алырга ярамый, ә менә телефонның үзен – ярый” , дип аңлата бу җәһәттән адвокат Екатерина Антонова.

   Эксперт сүзләренчә, абонент вафат булгач, элемтә операторлары аңа беркетелгән номерларга хезмәт күрсәтүне туктатырга һәм барлык сим-карталарны блокировкалап куярга тиеш. Бу мошенникларга һәм шәхси мәгълүматның читләргә билгеле булуына каршы тору өчен эшләнә. Әгәр дә блокировкалау автоматик рәвештә булмаса, иң яхшысы – компаниягә  мөрәҗәгать итү, үлем таныклыгын күрсәтү һәм шулай итеп процессны тизләтү.

   "Телефон номеры, сим-карта кебек үк, мирас итеп алынмый, - ди  Екатерина Антонова. - Ләкин мәрхүмнең туганнары шул ук телефон номерына яңа килешү төзү өчен элемтә операторына мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен

  • абонентның үлеме турында таныклыкны,
  • мираска хокук турындагы таныклыкны (аны нотариус бирә),
  • варисның паспортын һәм ике гариза – мәрхүм белән килешүне өзү һәм яңасын төзү турындагы гариза күрсәтергә кирәк.

   Кайбер очракларда нотариустан варислар даирәсе турында белешмә дә кирәк булырга мөмкин.

Фото: yugopolis.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: