Хуҗасыз мәчет
Республика авылларында ел саен халык өчен яңа мәчетләр үз ишекләрен ача: айлы манаралар күтәрелә, шул манаралар белән бергә кешеләр күңелендә киләчәккә өмет уяна, иман нуры адашкан күңелләрне яктыртып, туры юлга юнәлтеп җибәрә.
Шушы көннәрдә без Әлшәй районының Үрәзмәт авылында булып, авылдашлары өчен бик күп файдалы эшләр башкаручы, тирән хөрмәткә лаек соклангыч шәхес Клара Тукаева белән очраштык. Клара Ярулла кызына 77 яшь. Күптән хаклы ялда булса да, авылның йөзек кашы саналырга лаек бу тынгысыз ханым изгелекләр кылуда ал-ял белми. Үрәзмәткә килүебезнең сәбәбе – авылны, аны бизәп торучы мәчетне күрү һәм шул мәчет уңаеннан Клара Ярулла кызын борчыган кайсыбер мәсьәләләргә ачыклык кертү иде.
Клара апа Тукаева Стәрлетамак районы Түбән Усылы авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үскән. Гаиләдә ул – җиденчесе: алар 6 малай, 3 кыз үскәннәр. Тырыш кыз башта Бәләбәй педагогия училищесын, аннары читтән торып Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлаган.
Клара Ярулла кызы хаклы ялга чыккач, тормыш иптәше Камил Сибәгатулла улы белән киңәшләшә дә, 2001 елда үзләре янында гына урнашкан иске йортны алып, чистартып, тәртипкә китереп, ремонт ясап, борынгыдан калган ядкәрләрне туплап, авыл тарихы музеен оештыра. Анда һәр экспонат Клара апаның тынгысыз, уңган куллары белән тупланган. Без дә музейны зур кызыксыну белән карап чыктык, ядкәрләрнең күплегенә, үзенчәлегенә сокландык. Бу кадәр әйберләрне туплап, тәртипкә салып, музей итеп оештыру өчен күпме көч, вакыт кирәклеген аңладык.
Авыл тарихы музеен оештыруга, аны баетуга Клара апа күп көч салган. Кемнәрдер өйләрендә сакланган ядкәрләрне үзләре китергән. Музей баеганнан-баеган.
Менә шулай, авыл тарихы музее һәм мәчет бер бинада урнашкан булып чыкты. Клара апа сөйләвенчә, 2001 елдан алып мәчет 15 ел дәвамында дин кардәшләр өчен эшләп килгән. “Мәчеткә ремонт кирәклеге көн кебек ачык иде, - ди хәтерли Клара апа. - Республика һәм район гәзитләренә, дин йортын ремонтларга ярдәмчеләр эзлим дип белдерүләр бирдем. Эшләрне манара куйдыртудан башларга булдым. Манара эшләүче кеше дә таптык. Ул бик намуслы, оста куллы кеше булып чыкты. Өч ай дигәндә салкыннарда да шушы манараны эшләде. Авылдашлар да ярдәмгә килделәр. Авылдашларымнан җыелган акчалар манараны төзүгә киткән төзелеш материалларына тотынылды...”
2016 елга – ремонт башланганга кадәр – бу мәчеткә халык эркелеп йөргән. Ел саен Корбан, Ураза бәйрәмнәре үткәргәннәр. Ничә кеше киләсен дә белми, Клара апа авылдашларына сыйлы, ризыклы табыннар әзерләгән. Рәхәтләнеп килгәннәр, сөйләшеп утырганнар, корбан ашлары ашаганнар... Һәркемнең күңеле булган.
“Шып” туктадылар
Ләкин ремонт башланганнан алып халык мәчеткә килүдән “шып” туктаган. “Менә шул вакыттан бирле дин йортына халык йөрми”, - диде апабыз уфтанып.
Шулай да үткән ел мәчеттә Коръән укырга өйрәнә башлаганнар. Ә мондый укулар, шәкертләр булган җиргә бәрәкәт керә. Монда да шулай булган. Стәрлетамактан Ришат хәзрәт, Үрәзмәт мәчетендә дәресләр үткәрү өчен, такси яллап, мөгаллим җибәрә башлаган. “11 кеше укыдык. Укулар быел да бара”, - ди Клара апа.
Мәчет эшләгән елларда төрле проблемалар да килеп чыккан – 4 ел утсыз утырганнар. Сөйләүләренчә, утсыз калулары кайсыбер кешеләрнең намуссыз булуыннан килеп чыккан. Шуннан соң электрны икенче подстанциядән алу хәстәрен күргәннәр.
Үткән ел Морзагул авылы имам-хатыйбы, диндәшләре белән киңәшләшеп, бергәләп акча җыеп, шул акчага музыкаль аппаратура алып, Үрәзмәт мәчетендә азан әйтү хәстәрен күргәннәр – хәзер дин йортында азан яңгырый. Ә бит, белүебезчә, азан да бәрәкәт китерә.
Мәчетнең манарасы да ныклы булмаган, селкенеп торган. Аннары ул ауган, чөнки дөрес куелмаган булган. Шул хәлдән соң Клара Ярулла кызы Нияз Алтынгуҗин дигән кешегә мөрәҗәгать иткән, чөнки аны районда булдыклы, ярдәмчел кеше буларак беләләр. Ул икенче манара куярга ярдәм иткән.
“Кемнедер көтеп ятмыйм...”
2016 елда Клара апаның да, Камил абыйның да тазалыклары какшап киткән. Шулай булуга карамастан, алар “без ремонтламасак, беркем дә ремонтламас” дип, музей-мәчет бинасына ремонт ясарга ниятләгәннәр. Шул елның сентябрь азакларында мәчеттә ремонт эшләре башланган.
Быел җәй мәчеткә янкорма эшләргә ниятлиләр. “Бу эшләрне Стәрлетамак шәһәреннән бер яшь ир-ат (исемен атауны теләмәде) “апа, янкормагызны баштан азагына кадәр эшләп бирәм”, диде. Анда аш-су һәм госел коену, кием алыштыру бүлмәсе булачак. Газ да кертәбез, Аллаһы боерса”.
Мәчет эчендәге бер паласны Стәрлетамак шәһәреннән Ришат хәзрәт биргән. Аның ярдәме мәчеткә бик зур булган. Дини укуларны Ришат хәзрәт белән Ирек хәзрәт оештырганнар. Дини укуларга тирә-як авыллардан йөриләр икән.
Мәчет-музейга нигез салынганнан бирле аны яктырту, җылыту мәшәкатьләрен, коммуналь хезмәтләр өчен Клара апа белән Камил абый үз кесәләреннән, пенсия акчасыннан түләп килгәннәр. Бу – кышкы айларда 7-10 мең сум дигән сүз. Киләчәктә болай дәвам итә алмаганлыгы көн кебек ачык.
Мәчет кемнеке?
Бүгенге көндә Клара Ярулла кызын борчыган әйберләр бихисап. “Мәчетнең киләчәге бар, өметле. Әмма! Музейны бит мәчеттә калдырып булмый. Алар икесе бер бинада урнашкан. Шуңа күрә музейның киләчәге ничек булыр, әйтә алмыйм. Музей – музей булып, мәчет – мәчет булып, аерым-аерым икесе ике бинада булса, яхшырак булыр иде. Авылдашларыма гел әйтеп торам, әйдәгез, музейны саклап калыйк, музей өчен берәр йорт төзик дим. Музейда экспонатлар бик күп, моның өчен җыйнак кына аерым авыл өе кирәк. Ә мәчетнең киләчәге Аллаһ кулында.
Клара Ярулла кызын мәчетнең имамы булмавы да бик борчый.
Үрәзмәт мәчетенә кагылышлы проблемаларның авыл биләмәсеннән читтә калуы шулай ук борчылу тудыра. Гади генә мисал: авыл территориясендә чүп-чар салу өчен куелган барлык контейнерларны яңага, яхшыга алыштырганнар. Мәчет янына куелганыннан башка барысын да! Авыл биләмәсе башлыгыннан: “Ник алай иттегез? Мәчет янындагысын да алыштырып булмыймы?” дип сорагач, мәчет сельсоветныкы түгел, дип җавап биргәннәр. Менә сиңа, мә!
Безгә, журналистларга, эш белән төрле районнарга чыгарга туры килә. Күреп торабыз – күпчелек якта мәчет белән авыл биләмәсе, бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, кулга-кул тотынышып эшли, яши. Ә монда? Уйланырга урын бар, шулай бит.
Якташлары өчен җанын фида кылырга әзер Клара апа - көчле рухлы гүзәл зат. Мәчет, музей оештыру белән беррәттән Үрәзмәт авылы клубына эшкә тәгаенләнә. 75 яшенә кадәр бу юнәлешне дә гөрләтеп алып бара ул - 40 елдан артык Клара ханым җитәкчелек иткән “Сөембикә” фольклор ансамбле чыгышларын һәркайда да көтеп алалар. Ул – 6 китап авторы.
Үрәзмәтнең дини-мәдәни үсешен, тарихи истәлеген саклауны иңнәренә йөкләп салган, аны кадерләп, бөртекләп җыючы Клара апа Тукаева кебек шәхесләр күбрәк, ә Үрәзмәт авылы мәчетенең киләчәге якты, өметле булсын дигән теләктә калабыз.
Әйткәндәй, Кызыл авыл биләмәсе башлыгы Рамил Фәнис улы Искәндәров безгә безгә дип аңлатты: “Үрәзмәт мәчете авыл биләмәсе балансында түгел. Мәчет янында чүп-чар салу өчен тимер контейнер тора. Яңа пластик контейнер кую өчен “Экология” җаваплылыгы чикләнгән оешма белән килешү төзергә кирәк. Мин бюджет акчасын ул максатка тота алмыйм”.