Җәмгыять
13 Май 2024, 11:41

Ярсу ташкыннарны исән-имин үткәрдек

Ә бит күпме төбәкләр бәла-казаларга тарыды. 

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов хөкүмәтнең ЦУРда узган оператив киңәшмәсендә республиканың гидротехник корылмалары, аерым алганда сусаклагычлар, язгы  ташкынны  ничек үткәреп җибәрүе турында сөйләде.

Хәзерге вакытта Башкортстанда 100 мең кубометр һәм аннан да күбрәк күләмдәге хуҗалык билгеләнешендәге  буалар һәм сусаклагычларның  491 гидротехник корылмасы файдаланыла. Су басу монда штат режимында узды, корылмаларда аварияләр булмады. Нияз Фазылов билгеләп үткәнчә, республика милкендәге гидротехник корылмалар канәгатьләнерлек хәлдә һәм су басуга әзер булган.

Агыйдел елгасы бассейнында язгы ташкын күләме күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булган, ә Җаек елгасы бассейнында алардан артык булган. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булмасын өчен, Җаек аръягына авыр техника һәм өстәмә көчләр күчерелә, шулай да тискәре нәтиҗәләргә юл куелмый.

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас