13 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмә үткәрде, анда, аерым алганда, су объектларында ял иткәндә, шулай ук янгыннар килеп чыккан очракта кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау чаралары турында фикер алыштылар.
Төбәк җитәкчесе халыкның социаль яктан якланмаган төркемнәре күп яшәгән бер районны пилот буларак билгеләргә кушты. Алар өчен GPS-модульле автоном янгын извещательләрен сатып алырга кирәк. Төбәк башлыгы шулай ук суда үлем күрсәткечләренең кимүен билгеләп үтте. 2023 елда 100 мең кешегә 2,86 бәхетсезлек очрагы туры килгән.
Искәртеп узабыз, республикада су коену өчен җиһазландырылмаган 260 урын исәпләнә, анда барыбер кешеләр ял итә. Радий Хәбиров төбәктә җиһазландырылган пляжлар санын арттырырга кушты, шулай ук Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйповның кирәк-яраклар белән җиһазландырылган прицеплы җиңел автомобильдән торган мобиль коткару постлары булдыру тәкъдимен хуплады.
–Бу проектны пилотлы итәргә һәм ике-өч муниципалитетта шундый постлар булдырырга тәкъдим итәм. Кешеләрнең иң еш һәлак булган урыннарын анализлап, анда коткару постлары урнаштырырга кирәк, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Чыганак: glavarb.ru