Якташларыбыз сугыш яланында каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора. «Паук» исемен йөртүче хәрби дә кыюлыгы белән аерылып тора. Ул Илеш районы Теләкәй авылында туып-үсә. Нефтекама шәһәренең машина төзүчеләр көллиятендә белем ала.
Мәскәү өлкәсендәге Дзержинск исемендәге Росгвардиядә - махсус билгеләнештәге дивизиядә хезмәт юлын үтә. Армиядән соң Дүртөйле шәһәрендә коткаручы булып эшли. Узган елның июль аенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә юллана. Контракт төзеп, башта Луганск өлкәсенең Кременная кырында, арытаба Донецк халык республикасында хезмәт итә.
"Ни өчен китәргә уйладың?" дигән сорауга ул: «Картәтиләребез илебез тынычлыгын яклаган, зәңгәр күгебез өчен аяусыз көрәшкән, минем дә алар кебек буласым килде. Телевизор, интернет аша гына түгел, үз күзләрем белән күрәсем, беләсем килү теләге тынгылык бирмәде. Хәзер инде күрдем, аңладым, үзем өчен нәтиҗәләр ясадым», - диде яугир.
Сугышның никадәр авыр булуын, аның михнәтләрен фронттагылар үз җилкәсендә тоеп карап кына аңлый.
«Илештән киткәннән соң, Самарада 3 ай буе укыттылар, өйрәттеләр. Полигонга йөрдек. Укуда ничек кенә өйрәтсәләр дә, яу яланында бөтенләй икенче төрле - сугыш сугыш инде. Алгы сызыкта бигрәк тә үлем куркынычы сагалап кына тора. Башта психологик яктан авырлык белән очрашасың, күңел тыныч түгел, даими рәвештә һөҗүм итүләр, атышлар, аннан соң шундый атмосферада яшәргә күнегәсең. Өйрәнеп алгач, чыныга башлыйсың», - дип кичерешләре белән уртаклашты.
"Паук" блиндажларның - өстен 2-3 шәр кат агач такталар белән каплыйбыз - болай иткәндә кассеталы снарядлардан сакланып калырга була, әмма танкныкы көчлерәк, ул снаряд эләксә исән калмаска да мөмкинсең дип сөйләде.
Илешлеләрдән гуманитар ярдәмнең өзелмәвен, һәрдаим хәрбиләрне шатландырып, туган яктан ярдәм килеп торуын билгеләде ул.
Штурмовик буларак хезмәт итүче илеш егете сөйләвенчә, чит ил наемникларына караганда, украинлылар белән сугышуы авыррак, чөнки алар туып-үскән урыннарны яхшырак белә, тизрәк ориентлаша.
Ни өчен «Паук» исемен сайладың дигәч, яугир елмаеп кына җавап кайтарды:«Балачакта «Человек-паук» дигән фильм карый идем, андагы герой һәркемгә ярдәмгә ашыга, шундый көчле һәм батыр булып истә калган. Аңа ошарга тырышып, мин үземне кеше-үрмәкеч дия идем. Әнием шаяртып “паук” дип эндәшә иде миңа. Шуннан калган исем ул», - диде әңгәмәдәшем. - Исемне дә юкка сайламагансыңдыр, фильмдагы герой кебек синең дә изге ниятең, батыр рухың җиңүгә китерсен.
Дошман һәрчак сагалап кына тора, һавадан да, җирдән дә куркыныч яный. Заманча шартлаткычлары килеп чыгып тора. Адым саен хәвеф-хәтәр сагалый шул. Берүк исән-сау, югалтуларсыз, тизрәк туган якларга әйләнеп кайтсагыз иде, якташларыбыз.