Туган иле өчен гомерен аямыйча, чын мәгънәсендә җанын бирергә әзер торган безнең чорның чын геройлары махсус хәрби операциядә катнаша. Әлеге көндә яу яланында тормышларын куркыныч астына куеп, безне саклаучы ватандашларыбыз ныклы ихтыярлылар, көчле рухлылар.
Илеш яугирләре дә шулар рәтендә хәрби антларына тугры кала. Кыска вакытлы ялга кайткан батыр белән очрашып, сөйләшергә туры килде. Ул үзенең хәрби тормышы хакында кыскача гына сөйләде. Илеш районы Лаяшты авылыннан «Арыслан» исемен йөртүче яугир үз теләге белән фронтка юнәлә. Гаиләле булгач, тормыш иптәшен ярты еллап күндерергә туры килә. Моңа кадәр озак еллар төзелеш өлкәсендә эшли ул. Мастер, бригадир кебек һөнәрләрне башкара. Лаяшты авылында йорт салып кереп, гомер юлдашы белән ике кыз үстерәләр.
Төньяк Осетиядә махсус билгеләнештәге полкта армия хезмәтен үткән илешле махсус хәрби операциядә йөрәге кушуы буенча катнашырга карар кыла. Ике тапкыр яраланган, яугир зарланып бармый, чын батырларча һаман яуга омтыла. Курку белми, каһарманнарча көрәшкәне өчен М.Шәйморатов исемендәге медальгә лаек була.
-Июль аенда легендар көрәшче Миңнегали Шәйморатов батальонына язылдым, чөнки ул миңа үрнәк, үзебезнең көчле башкорт дивизиясе бит. Үземне алар рәтендә күрдем. Газиз илем, туган җирем, якыннарым өчен көрәшәм. Әлеге батальонда кече сержант, ротаның өлкән технигы булып хезмәт итәм,– диде хәрби.
- Вазифа-бурычыгызга нәрсәләр керә соң?
-Ротаның шәхси составыннан башлап бронетехникага кадәр сакчыл караш, тәртиптә тоту бурычы йөкләтелә. Үземә ышанып тапшырылган хәрби бурычларга җаваплы карыйм, хәрбиләрне укыту һәм озату да минем карамакта.
-Фронтта якташлар, райондашлар очрашамы, яки бергә хезмәт итәме?
-Әлбәттә, очрашырга туры килә. Мин үз яныма илешлеләрне җыйдым. Алар белән җиңелрәк тә, аралашуы, аңлашуы, бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып торабыз. Бергә эшлибез, хезмәт итәбез.
Биредә ашау яхшы. «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятеннән килгән тушенкаларны яратып ашадык. Илеш районының ярдәм җыю штабыннан да ярдәм килеп тора, итекләр, перчаткалар, бензогенераторлар, болгаркалар һ.б. кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр, барысы өчен мәрхәмәтле райондашларга зур рәхмәтлебез.
Яугирләребез тылдагыларның ярдәмен тоеп хезмәт итәләр, туган илдән килгән күчтәнәчләр аларга дәрт һәм көч өсти.
Иң мөһиме, үзегезне саклагыз, тылдагыларның, якыннарыгызның догалары, ярдәме сезгә ныклылык, рухи көч өстәсен.