2024 елның 17-18 май көннәрендә Уфада “Торатау” Конгресс-холлында “Хатын-кызлар бәхете территориясе” Бөтенрусия ачык академиясе узачак. Секцияләрнең берсе кысаларында 17 майда 11:30 сәгатьтә финанс грамоталылыгы буенча “Акча белән ничек дөрес идарә итәргә?” дигән темага мастер-класс үткәреләчәк. Оештыручылар булып БРның Финанс министрлыгы һәм “ФИНЦЕНТР РБ” чыгыш ясый. Спикер булып РАНХиГС укытучысы, финанс мәдәнияте үзәге директоры Елена Феоктистова чыгыш ясаячак.
– “Хатын-кызлар бәхете территориясе” Ачык академиясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек Башкортстанда яшәүче хатын-кызларның яңа мөмкинлекләрен киңәйтә, аларның финанс грамоталылыгын арттыруга һәм үз белемнәренә инвестицияләүнең яңа күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, бу гаилә бюджеты белән нәтиҗәле идарә итәргә генә түгел, ә бизнесны үстергәндә дөрес финанс карарларын кабул итәргә дә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте финанс министры вазифаларын башкаручы Светлана Малинская.
Чыганак: pravitelstvorb.ru