2024 елда Башкортстанда “тавышлы” юлларны ремонтлауга 4,88 млрд сум акча җибәреләчәк. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле юлларны ремонтлау программасын республика башлыгы башлангычы белән 2023 елда башлап җибәрделәр. Исемлеккә гомуми озынлыгы 183 км булган 57 “тавышлы” объект кертелгән. 2023 ел нәтиҗәләре буенча 45 объект файдалануга тапшырылган, 119 км юл ремонтланган. 51 км озынлыктагы тагын сигез объектта юлны ремонтлау, юл кырыйларын төзү һәм ныгыту, разметка билгеләү эшләре 2024 елда тәмамланачак.
Чыганак: glavarb.ru