Язмам геройлары Таштимер һәм Зәйтүнә Камаловлар Әбҗәлил районының тау-урман зонасында туып-үскәннәр. Таштимер – Сәиткулдан, Зәйтүнә – Үтәгәннән. Алар җәйге лагерьда очраша һәм бер-берсенә гашыйк була. Селивановкага исә аларны язмыш җилләре алып килә: биредә Зәйтүнә Хәйбулла кызының апасы яшәгән. Ул яшьләргә бу авылда төпләнергә киңәш итә дә инде. Камаловларны сөендереп уллары Дим һәм кызлары Алсу туа. Иске йортта кысанрак була башлый. Шуңа гаилә яңа йорт сатып ала. Яңа йортта кече уллары Динис туа. Балалар үсә төшкәч, ир белән хатын яңа төзелешкә керешәләр.
2000 елда Камаловлар иркен, ныклы, барлык уңайлыклары булган йорт төзеп керәләр. Хәер, гаиләнең йорты гына түгел, хуҗалыклары да ныклы һәм ишле – бакча, мал-туар (сыерлар, атлар, сарыклар, кош-корт). Бүген Камаловларның шәхси хуҗалыкларында 25 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шулар исәбендә 19 сыер, 23 баш ат, 65 сарык, ә кош-кортның күпме икәнен дә белмиләр. Шундый зур хуҗалыкны карап, тәрибияләр өчен ел әйләнәсенә зур тырышлык таләп ителә.
–Ирем гомере буена мал караучы, тракторчы булып эшләде, мин савымчы идем, – ди Зәйтүнә Хәйбулла кызы. – Без кечкенәдән мал карап үстек, шуңа терлексез тормышны күз алдына да китермибез. Барын да бергә-бергә эшлибез. Беркем эшсез утырмый. Улларыбыз булыша. Запас частьлар, техника учен ягулык кайтару мәсьәләләрен улларыбыз хәл итә, – диләр Камаловлар.
Җәен көтүне хуҗабикә көтә. Бу эшендә аңа тимер аты – квадроциклы – ярдәм итә. Әйе, Зәйтүнә Хәйбулла кызы бу транспорт төрендә җилдерә генә. 59 яшендә ул, кирәк булса, тракторга утырып, җәй буе печән әзерләгән иренә ярдәмгә дә барып килә. Таштимер Камалов ноябрьгә кадәр печән әзерли. Шулкадәр мал-туарга кышкылыкка азык та күп кирәк бит.
Камаловлар әнә шулай эшне җайга салган. Гаилә башлыгы иртә җәйдән кара көзгә кадәр мал азыгы әзерли, Зәйтүнә апа квадроциклда көтү көтә. Әйткәндәй, бу хуҗабикәнең икенче квадроциклы икән инде. Беренчесен ул юлсыз урыннарда йөреп юкка чыгарган.
Тырыш гаиләнең балалары да уңган булып үскән. Олы уллары Дим Айгырбаткан хуторында яши, Магнитогорскида кранда эшли. Тормыш иптәше белән уллары Даниэльне тәрбиялиләр. Кече уллары Динислам узган елны өйләнгән, тиздән яшь гаилә ишәячәк.
Кызганычка каршы, былтыр Камаловлар гаиләсен ишеген кайгы каккан – бердәнбер кызлары үлгән. Ата белән ананың йөрәге әле булса бу ачы хакыйкатьне кабул итә алмый төсле... Кызларының ул Рамазан калган. Картәни белән картәти аңа сөенеп туя алмый. Камаловлар күршедә генә кызлары һәм оныгына ике катлы йорт төзегән булган. Алдагы елны Камаловлар гаиләсе 40 ел бергә гомер кичерүләрен билгеләячәк. Әлбәттә, бу гомер эчендә кайгылары да, шатлыклары да булган. Әмма Зәйтүнә Хәйбулла кызы белән Таштимер Әхмәт улы моңаеп утырырга яратмый. Ир белән хатын сөйләүләренчә, катлаулы мәсьәләләрне алар һәрчак бергә хәл итеп, авырлыкларны бергә җиңәргә тырышкан.
–Эш күп булганда моңаеп утырырга вакыт юк, – диләр алар. – Тиргәшергә дә вакыт юк хәтта. Хәрәкәттә булганда каяндыр көч килә һәм үзеңне көр хис итәсең.
Чыганак: "Абзелил".
Автор: Алия Мусина.