Уфада яшәүче бер хатын “112” хезмәтенә мөрәҗәгать иткән: ярдәм аның кечкенә оныгына кирәк булган. 3,5 яшьлек кыз бала тимер гайка табып, бармагына кигән. Тик... сала алмаган. Тимер йөзекне онык бармагыннан нәнәй дә салдыра алмаган. Бармакның күз алдында шешенүен күреп, ханым озакка сузмый, коткаручылар чакырган.
Ә аларның исә бу җәһәттән тәҗрибә зур – беренче тапкырга гына балалар бармагын төрле йөзекләрдән азат итмиләр. Килеп тә җиткәннәр, гравер һәм слесарь коралы ярдәмендә балдакны ипләп кенә кисеп, салдырып та алганнар.