12 майда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында «Яшьләр һәм балалар: яшьләр сәясәте һәм тәрбия» милли өстенлекләр көне узды. Күргәзмәнең төрле мәйданчыкларында 7 меңнән артык кеше өчен 100дән артык төрле чара узды.
Башкортстан стендында күргәзмә кунаклары өчен интерактивлар һәм төрле активлыклар эшләвен дәвам итә.
Программа кысаларында “Росмолодеж” җитәкчесе Ксения Разуваева, РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова, Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров һәм Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхов «Яшьләр һәм балалар» милли проектының структурасын һәм концепциясен тәкъдим иттеләр.