Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2024, 15:30

Бүген – шәфкать туташлары көне

Арабызда игътибарлы, ихтирамлы, зур  хөрмәткә лаек шәфкать туташлары бармы?

Бүген – шәфкать туташлары көне
Бүген – шәфкать туташлары көне

12 майда шәфкать туташлары көнен билгелибез. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, республикада  23 меңнән артык шәфкать туташы эшли: "Бу - сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең иң күп санлы категориясе. Медицина хезмәтләренең зур өлеше нәкъ менә шәфкать туташлары тарафыннан күрсәтелә”.

   "Бу игелекле һәм авыр һөнәр һәрвакытта да кирәкле, кадерле булды. Ул югары профессионализм, сабырлык һәм шәфкатьлелек таләп итә. Шәфкать туташының  игътибары астында пациент диагностикадан алып реабилитациягә кадәр дәвалауның бөтен юлын үтә”, - дип билгеләп үтте БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

 

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас