Туган якларга еш кайтып булмаса да, туганнарым матур-матур яңалыклар ирештерсә, күңелем сөенә. Чираттагысы белән «Өмет» газетасын укучы дусларны да таныштырасы килә.
«Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел» дигән шигарь белән зиярат кылулар, зиратларда өмәләр үткәрү бер изге традициягә әверелеп килә. Чакмагыш районының Аблай авылы халкы да зиратларны корыган агачлардан, ботаклардан тазартып, тирә-якны чистартып, матурлап тора. Бу изгелекле вә игелекле гамәл еш кабатлана, дип язу да ялгыш булмас, мөгаен. Авылдашларның, якташларның социаль челтәрләрдәге, мессенеджерлардагы чатларында өмә үткәрү хакында игъланнар куелып тора.
Авыл халкының бердәмлеге, татулыгы, җир җимертеп эш итүе ихлас сокландыра. Бер акыл иясе әйтеп калдырганча, «үткәндә күзе булганның — киләчәктә үзе булыр». Чыннан да, мәңгелек йортларны чиста, пөхтә тоту эше буыннан-буынга күчә торган бер традиция!
«11 май көнне Аблаебызның аскы оч зиратында шимбә өмәсе оештырылды. Азак казан асып пылау пешерделәр, якташлар белән җыелып әрвахларны искә алдык. Алда үткәрәсе чаралар турында Наил Рәис улы Сәетгәрәев безне таныштырып үтте», — дип сөйләде Зинфира Гәрәева.
Фотосурәтләрдән күренгәнчә, авылдашлар өмәдән соң бергә ихлас аралашкан, гапләшкән, хәбәрләр белән уртаклашкан. Әйтергә кирәк, мондый өмәләр — изге чара булып кына калмый, ә авыл халкын берләштерә, яшәеш-көнкүрешне җанландырып та җибәрә. Язмамны — авылларыбыз гөрләп торсын, бетмәсен, өмәләр еш булсын, дигән теләкләр белән йомгаклыйсым килә. Имин булсын туган җир!
Юлай Низаев.