Җәмгыять
11 Май 2024, 08:36

Ә паркта үрдәкләр йөзә

Моңа кадәр куе агачлык һәм сазлык тәшкил иткән урында өр-яңа зур күл барлыкка килде.

Паркта үрдәкләр йөзәПаркта үрдәкләр йөзә
Паркта үрдәкләр йөзә

   Уфаның Затон бистәсендәге “Дулкын” ял паркында үткән елда бик матур төзекләндерү эшләре үткәрелде.

   Анда булган матур түгәрәк күл тазартылды, ә моңа кадәр куе агачлык һәм сазлык тәшкил иткән урында өр-яңа зур күл барлыкка килде. Берьюлы ике күле булган башка ял паркы бармы икән берәр якларда?

   Бүген бер күлдән икенчесенә кыр үрдәкләре һәм акчарлаклар очып-йөзеп, ял итәргә килүчеләрнең күңелләрен күтәрә. Һәм алмагачлар һәм шомыртлар шау чәчкәдә утыра.

   Биредә рәхәтләнеп ял итәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә бар мөмкинлекләр булдырылган, ә балалар өчен уен мәйданчыгын күреп тел шартлатырлык. Иң мөһиме, ял итүчеләр паркка карата сакчыл карашта булсыннар, кадерләсеннәр иде...

Автор Фотосы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас