Җәмгыять
8 Май 2024, 12:21

Уфада - зур кунак

Уфада - зур кунакУфада - зур кунак
Уфада - зур кунак

Бүген, 8 майда, Русиянең билгеле дирижеры, Мариин театрының сәнгать җитәкчесе һәм генераль директоры, Зур театрның генераль директоры Валерий Гергиев Уфага килде. Аны Уфа тимер юл вокзалында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзе каршы алды.

Республика башкаласына маэстро Валерий Гергиев беренче тапкыр Мәскәү Пасха фестивален алып килә. Аның җитәкчелегендә Мариин һәм зур театрларның Берләшкән симфоник оркестры Җиңү көне алдыннан Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә концерт куячак. Анда Мариин театры солисты, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков та катнашачак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас