Бөек Ватан сугышы елларына һәм Украина территориясендә барган махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә, Башкортстаннан нацистларга ярдәм итүчеләрнең җинаять эшләрен күрергә була иде.
Бу форум традицион булып санала. Ул – фән өлкәсендә дә, мәдәни өлкәдә дә зур вакыйга. Ул Башкортстанда башланган фашизмга, нацизмны пропагандалауга һәм Русия тарихын бозып күрсәтүгә каршы көрәшкә багышланган чараларның дәвамы булып тора. Аны оештыручыларның максаты – яшь буынга фашизмның вәхшилеген, чын йөзен җиткерү. Әлеге вакытта Башкортстан кешеләре дә махсус хәрби операциядә фашизмга каршы көрәштә актив катнаша.
Форумда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Азат Бадранов сәламләде.
Русия тарих җәмгыятенең Башкортстандагы бүлеге советы рәисе Марат Марданов билгеләвенчә, форумда Белорусь, Таҗикстан . һәм башка дәүләтләрдә яшәүче 400ләп кеше онлайн катнашты. “Безнең бабаларыбыз Советлар Союзы территориясенә басып кергән фашистлар белән көрәшкән, - диде ул. – Өченче форум шул ягы белән дә уникаль – быел анда ФСБ хезмәткәрләре дә катнаша. Алар фашистик Германиядә нацистлар сафларында хезмәт итеп йөрегән Башкортстан кешеләренең җинаять эшләреннән серлелек тамгасын алып, беренче тапкыр җәмәгать хөкеменә чыгарды. Шулай ук, сатлыкҗаннарны ачыклау белән шөгыльләнгән Башкортстан чекистлары турында да архив эшләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәнең бер өлеше – Украинада үткән Евромайданга багышланган иде. Бөек Ватан сугышы елларында юкка чыгарылган фашизм һәм нацизм нәкъ шушы чараларда яңадан баш калкытты. ФСБ
РФ ФСБ ның Башкортстан буенча идарәлеге киләчәктә дә фашистларның хәрби җинаятьләреннән серлелек тамгасын алып, фәнгә бирү өстендә эшләячәк.
РФ Президенты Владимир Путин : “Без нацизмның тамырларын корыту өчен бөтен көчебезне салачакбыз”, - диде. 1945 елда фашизмны басканнар, әмма тамырларын корыта алмаганнар. Европаның күп кенә илләрендә, Балтыйк буенда, кызганычка каршы, Украинада да алар яңадан баш калкытты.