Җәмгыять
5 Май 2024, 07:02

Уфада бер тол ир үлгән хатынының балалары белән мал-мөлкәт бүлешә

Сабын, шампунь, теш протезы - боларны мәрхүмә хатыны белән бергә алган булган. Ник ул аны чит кешегә калдырырга тиеш? 

Уфада бер тол ир үлгән хатынының балалары белән мал-мөлкәт бүлешәУфада бер тол ир үлгән хатынының балалары белән мал-мөлкәт бүлешә
Уфада бер тол ир үлгән хатынының балалары белән мал-мөлкәт бүлешә

Уфада бер тол ир үлгән хатынының балалары белән мал-мөлкәтен бүлешү өчен судка гариза язган. Зур әйберләре белән бергә: мунчала, шампунь, сабын, теш протезын да ул уртак бүлешәсе килгән.

Ир Уфаның Дим район судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Тол ир хатыны аңа кияүгә чыкканчы сатып алган әйберләрен, шулай ук өйләнешкәч бергә булдырганнарын санап чыгарган.

Суд дәгъвасында ул хатынының беренче иреннән туган балалары белән уртак бүлешүне таләп иткән. Хәзер бар нәрсә кыйммәт, үз өлешемне чит кешегә калдырасым килми, дигән.

Җавап бирүчеләрнең адвокаты Роман Петров биргән документка ярашлы, икегә бүленә торган әйберләр исемлегенә фатир, машина һәм өй җиһазларыннан тыш, көнкүреш техникалар, бизәнү әйберләре һәм киемнәр, шулай ук душ өчен гель, теш протезы, мунчала да кергән.

Ир 1 млн сумнан артык акчага тупланган мөлкәтен исәпләп чыгарган да, хәзер инде ул акчасын алу өчен ел ярым суд юлында йөри икән. 

Чыганак: «Честный репортаж» телеграм-каналы. 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас