Җәмгыять
5 Май 2024, 12:50

Республикада «Яшел Башкортстан» экология акциясе дәвам итә

Кушнаренко районы Түбән Сәет авылында “Хәтер бакчасы” тергезелде.

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Акциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышы чорында хәтер бакчасы итеп  утыртылган  алма бакчасын яңарттылар.  Заманында аны авыл кешесе Вәлиәхмәт мәктәп балалары белән  утырткан булган. 2010 елгы корылыкта  алмагачлар корыган булган.

“Хәтер бакчасы” н тергезүдә Росреестр идарәлеге һәм район администрациясе хезмәткәрләре катнашты. Анда алма, каен, шомырт, чыршы, нарат үсентеләре утыртылды.  Республика буенча Росреестр  җитәкчесе Петр Клец экологик акцияне югары бәяләде.  Бакча Росреестр урнаштырган 55,55 градус  төньяк киңлек һәм 55,55градус көнчыгыш киңлек  меридианнарның кисешендә корылган   матча янында урнашкан.

 Шулай итеп, географик, тарихи һәм экология һәйкәле булып, “Хәтер бакчасы” үсәчәк. Өмәдә катнашучыларны район хакимияте башлыгы  Марат Латыйпов тәбрикләде һәм бу бакча районның туристик әһәмиятле урыны булачак, диде.  Географик ноктаны төзекләндәрү проектында Башкортстан аграр университетның ландшафт дизайны кафедрасы да катнаша. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас