Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтае Белорет дәваханәсенең кечкенә пациентлары файдасына “Батырлык тартмасы” акциясенә кушылды. Парламент рәисе Константин Толкачев әлеге хәйрия проектына ярдәм итәргә чакырды.
– Барлык теләүчеләрне стационарлардагы авыру балалар өчен уенчыклар җыюда катнашырга чакырам, - диде Константин Толкачев. - Дәвалау процедурасын узгач, бала батыр булган өчен тартмадан үзенә ошаган теләсә нинди уенчыкны ала. Бүләкләр балаларның кәефен күтәрә, аларга авыруны яхшырак җиңәргә булыша. Хәзер без Белорет үзәк район клиник дәваханәсенең кечкенә пациентлары файдасына уенчыклар җыябыз.
“Батырлык тартмасы” на уенчыклар җыю Дәүләт Җыелышы бинасында 15 майга кадәр Зәки Вәлиди урамы, 46 адресы буенча, беренче катта башкарыла. Дәвалау учреждениеләренең гигиена таләпләрен исәпкә алып, яңа уенчыклар гына кабул ителә. Курчаклар, җәнлек сыннары, машиналар, конструкторлар, пазллар, китаплар, кәламнәр, фломастерлар – иң яхшы бүләкләр.