Җәмгыять
1 Май 2024, 08:30

Тынычлык, Хезмәт, 1 Май бәйрәме белән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салды.

Тынычлык, Хезмәт, 1 Май бәйрәме белән!Тынычлык, Хезмәт, 1 Май бәйрәме белән!
Тынычлык, Хезмәт, 1 Май бәйрәме белән!

Бүген, Яз һәм хезмәт бәйрәмендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласына чәчәкләр салды.

Тантаналы чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутатлары, муниципалитет, министрлыклар һәм ведомстволар, Уфа предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Төбәк җитәкчесе республиканың профсоюз активы белән аралашты, аларны бәйрәм белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, стеланы башкаланың Киров районында 2022 елның ноябрендә ачтылар. Монумент Бөек Ватан сугышы елларында һәм илне сугыштан соң тергезү чорында Башкортостан халкының хезмәт батырлыгы истәлегенә дан булып тора. Русия Президенты Владимир Путин үзенең  указы белән Уфага хезмәт батырлыгы шәһәре статусын бирә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас