Җәмгыять
1 Май 2024, 15:44

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр нык артачак, диләр

Индексация күләме төбәккә карап билгеләнәчәк. 

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр нык артачак, диләрТорак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр нык артачак, диләр
Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр нык артачак, диләр

1 июльдән Русиядә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артачак, диләр экспертлар. Индексация күләме төбәккә карап билгеләнәчәк, ул 4тән 15 %ка кадәр тәшкил итәчәк. Иң түбәне Хакасия республикасы өчен, ә иң югарысы Байкал аръягы крае өчен билгеләнгән. Мәскәүдә ТКХ тарифларын индексацияләү 11%, ә Санкт-Петербургта 9,8 % тәшкил итәчәк.

Башкортстан буенча: су өчен -14%; җылылык -10,9%; электр энергиясе - 8,9%; газ өчен 11,2%ка артачак.

Әйткәндәй, 2023 елда коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләү булмады. Ә 2022 елда хаклар ике тапкыр арткан иде. 

Автор фотосы.

Чыгарак:ТарифБашкортостан

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас