Җәмгыять
1 Май 2024, 08:10

Ә сез бакча йортын теркәдегезме әле?

Башкортстан халкы күчемсез милекне “дача амнистиясе" буенча ешрак рәсмиләштерә башлаган.

Ә сез бакча йортын теркәдегезме әле?Ә сез бакча йортын теркәдегезме әле?
Ә сез бакча йортын теркәдегезме әле?

Башкортстанда 2024 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча төбәк Росреестрына җир участогын, бакча яки торак йортны, хуҗалык каралтыларын «прощенка» буенча теркәргә теләүче гражданнардан 5 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Узган ел шундый ук чорда 4,4 мең гариза килгән.

Башкортстанның Росреестрында билгеләп үтүләренчә, агымдагы елда республика халкы «дача амнистиясе» буенча 3,5 меңнән артык торак йорт, 131 бакча йорты, 487 җир участогы, 889 хуҗалык корылмасы рәсмиләштергән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас