Республикада язгы культуралар чәчү актив бара. Чәчү 250 мең гектар мәйданда башкарылган, бу барлык күләмнең 12% проценты.
Илеш районы аграрийлары чәчүне активрак алып бара, анда эшләр барлык мәйданның 27% башкарылган. Икенче урында – Авыргазы һәм Стәрлетамак районнары (26%), өченче урында – Чишмә һәм Дүртөйле районнары (23%). Кичә Дүртөйле районы басуларында эш сәфәре белән БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов булды.
Ул район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе белән танышты. Шулай ук бу көнне ул Чакмагыш районында булды.