Апрель аенда Башкортстан Республикасында иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Милли костюм көне билгеләп үтелә. Бәйрәм республика халыкларның традицияләренә, тарихына һәм мәдәниятенә тагын бер кат мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
Милли киемнәр көне уңаеннан без дә конкурс оештырдык. "Милли костюмда" конкурсына фотолар күп килү сәбәпле, аны ике этапка бүлеп үткәрдек. (Беренчесе үткән атнада чыкты).
Шулай итеп, бәйгенең икенче өлешендә Бүздәк районының Күзәй авылында яшәүче Энҗе Хөсәенова җиңүче булды. Ул җибәргән фото иң күп тавыш җыйды(833).
Фотода 1нче сыйныф укучылары. Ә милли костюмнарын алар үзләре теккән. Җиңүчене котлыйбыз һәм вәгъдә иткән бүләгебезне тапшырабыз!