Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 16:39

"Валдай" янә дусларын җыячак

"Валдай" янә дусларын җыячак
"Валдай" янә дусларын җыячак

2024 елның 14-15 маенда "Валдай" халыкара дискуссия клубы инде дүртенче еллык Үзәк Азия конференциясен үткәрәчәк. Аның темасы: "Русия һәм Үзәк Азия: үзгәрүче дөнья чынбарлыгында үсеш һәм иминлек".

Бу юлы конференция Уфа шәһәрендә узачак (Sheraton Plaza кунакханәсе, Цюрупа урамы, 7санлы йорт).

Конференциядә катнашу өчен Русия, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан белгечләре чакырылган.

Чараны ачуда халыкара форумны кабул итүче Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин чыгыш ясар дип көтелә.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: