Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 14:06

Радий Хәбиров диктант язуда катнашты

Радий Хәбиров диктант язуда катнашты
Радий Хәбиров диктант язуда катнашты

Бүген, 27 апрельдә, Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт теле буенча халыкара диктант язуда катнашты.

2024 елда әлеге чара республикада унынчы тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2015 елда уздырылган иде. Журналист Рәшидә Мәгъдиеваның идеясен ул вакытта БДУ (әле -  Уфа фән һәм технологияләр университеты) галимнәре Риф Әхмәдиев, Гөлфирә Абдуллина, Николай Морозкин хуплады. Бу инициатива иҗтимагый оешмаларга да ошый. 

Төбәк җитәкчесе белән бергә башкорт теле буенча халыкара диктантны 130 унынчы сыйныф укучысы язган. Алар Белорет һәм Мәләвез районнарыннан хәрби җыеннарда катнашучылар.

Текстның авторы - Ларисы Абдуллина - «Шайморатов менән осрашыу» дип атала.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: