27 апрельдә Башкортстан халкы унынчы тапкыр туган телне өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә һәм тел мәдәниятен арттыруга юнәлдерелгән «Башкорт теле буенча халыкара диктант» язды.
- Башкорт теле буенча халыкара диктант елдан-ел популярлаша бара. Текстлар телне белү дәрәҗәләренә карап сайланды, - диде Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров. Катнашучылар башкорт телендә язу күнекмәләрен тикшерделәр һәм герой генерал-майор Миңнегали Шәйморатов тарихына чумдылар.
Текстны Милли яшьләр театры актеры, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, телевидениедә күңел ачу программаларын алып баручы Шагит Хамматов укыган.
Диктант нәтиҗәләре рәсми сайтта урнаштырылачак. https://bashdictant.ru/