Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель , 10:21

Призыв буенча хезмәт итүчеләрне Донбасска җибәрмәячәкләр

Чын күңелдән моңа ышанасы килә. 

БРның хәрби комиссариатыннан.
Фото:БРның хәрби комиссариатыннан.

Башкортстан хөкүмәтендә быел беренче тапкыр чакырылыш комиссиясе утырышы узды. Аны республика вице-премьеры Ирек Сәгыйтов үткәрде. Ул билгеләп үтүенчә, быел төбәктә биш меңнән артык хәрби хезмәткә алыначак. Шул ук вакытта алар Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә хезмәт итмәячәкләр,  махсус хәрби операциядә дә катнашмаячаклар. Киңәшмә барышында билгеләп үтүләренчә, Башкортстан Үзәк хәрби округында хәрби хезмәткә җибәрелә торган гражданнар саны буенча гына түгел, ә аларны әзерләү һәм хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чаралар комплексын оештыру буенча да лидерлык позицияләрен саклауны дәвам итә. Шул ук вакытта яшьләрнең физик һәм психологик әзерлеген арттыру өчен максималь көч кирәк, дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: