Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель , 16:45

Май бәйрәмнәрендә халыкны эчермәскә уйлыйлар

Л.Каспранова   Май бәйрәмнәрендә халыкны эчермәскә уйлыйлар
Май бәйрәмнәрендә халыкны эчермәскә уйлыйларФото:Л.Каспранова

РФ Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзаев илнең премьер-министры Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итеп, май бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны тыюны тәкъдим иткән.

Сүз 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәрге чорлар турында бара. Парламентарий билгеләп үткәнчә, ел саен май бәйрәмнәрендә Русиядә исерек килеш машина йөртүчеләр саны артуы теркәлә. Шулай ук, алкоголь эчемлекләр куллану аркасында төрле күңелсез хәлләр, фаҗигаләр дә  күп була. Шуңа күрә, бу "шайтан суы"н кибетләрдә сатмыйча тору күп бәлаләрдән коткарып калачак, дигәннәр.

Дөрес уйлыйлармы? 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: